Нәтиҗәләр саны: 879000 (796381), эзләү 0.003 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Мин аның кечкенә буен, кыска аякларын күрми башлыйм, ә йөзе-күзе, сөйкемле елмаюы бөтен бер кыяфәтенә әверелеп, минем хыялымнан чыкмый башлый. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  2. Ул, гадәттә, башына эре кара чәчәкле кызыл яулык бәйләп, кулына бик кечкенә чемодан тотып эшкә килә иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  3. Күз кырыем белән генә күреп калсам да, мин аны шул яулыгыннан танып алам һәм аз гына тыелып торганнан соң янына барып, кечкенә йомшак кулын кысам: «Нихәл, кадерлем, килдеңме? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  4. Мин аңардан өч өстәл аша гына эшлим, ләкин аның ягына еш карый алмыйм — каракүл игътибарны үзенә бик нык бәйли, әмма барыбер уем аңарда, аны тоеп эшлим … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  5. Мин ул вакытта тәмәке тартмый идем әле, шуңа күрә, әгәр Хафаза ялгыз гына калса, тизрәк аның янына барам, әгәр кызлар җыелып өлгерсә, шул тирәдәрәк утырган әмин әкә яки ариф абзый янына барып, сөйләшеп торган булам. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  6. Ул еш кына Хафаза янына бара, бик үз кешедәй аның белән көлеп, сөйләшеп тора. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  7. Аннары без акком астыннан Болак буена күчтек … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  8. Чәчләрен уртадан ерып, ике якка тарап җибәргән, биленә таянып кына сөйләшә — шадрасы булмаса, Басыйр дип тә белмәссең! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  9. Шуннан соң озак та үтми, тагын бер чибәр генә шәһәр кызына өйләнә … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  10. ә яшьлекнең хыял күге, үзең беләсең, һәрвакытта аяз була, яшьлек, өзлексез искән җил төсле, кара болытларга баш өстенә җыелырга ирек бирми — гел куалап кына тора. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН